news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Forbes журналы КФУны Россиянең алдынгы 20 югары уку йорты исемлегенә кертте

Forbes журналы КФУны Россиянең алдынгы 20 югары уку йорты исемлегенә кертте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан федераль университеты Forbes журналы төзегән, эш бирүчеләр арасында иң югары абруйга ия Россия югары уку йортлары рейтингында 16нчы урынны алды.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, КФУны тәмамлаучыларны әзерләү сыйфатына сораштыруда катнашкан компанияләрнең 16,9 проценты ышана. Университетның репутация индексы 55 процент тәшкил иткән.

Рейтинг Forbes компанияләренең иң яхшы исемлегенә кергән эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрү нигезендә формалаштырылган. Тикшеренүдә, сәнәгать, IT, медицина һәм финанс секторын да кертеп, икътисадның 43 тармагына караган оешмалар катнашкан.

Рейтингта «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты беренче урынны алган, аңа эш бирүчеләрнең 67 проценты ышана. Икенче урында - Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (67 процент), өченчедә - Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты (58,5 процент).

Рейтингка Россиянең җиде шәһәрендәге университетлар кергән. Күпчелек позицияләрне Мәскәү югары уку йортлары били, рейтингка шулай ук Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан, Новосибирск, Томск һәм Владивосток уку йортлары да эләккән.

Forbes журналы билгеләп үткәнчә, КФУ 37 юнәлеш (педагогика, икътисад, медицина, филология, IT һ.б.) буенча белгечләр әзерли. Моннан тыш, университет элегрәк «Россиянең иң яхшы университетлары-2026» рейтингында 21нче урынны алган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot