news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Forbes" версиясе буенча, бертуган Шәймиевләр - Россиянең иң бай гаиләләре бишлегендә

"Forbes" версиясе буенча Россиянең 10 иң бай гаиләсе рейтингы игълан ителгән

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). "Forbes" версиясе буенча Россиянең иң бай ун гаиләсе рейтингы игълан ителгән. Бертуган Шәймиевләр 2,3 млрд. доллар белән 5 нче баскычны биләгән.

"Forbes" сайтында хәбәр ителгәнчә, Россия эшмәкәрләреннән иң бай гаилә дип абыйлы-энеле Аркадий һәм Борис Ротенберглар табылган: аларның уртак бизнесы 5,55 млрд. долларга исәпләнә. Икенче урында 4,85 млрд. доллар белән Гуцериевларның зур гаиләсе: бертуган Михаил, Сәет-Салам һәм Хәмзәт, бертуганнарының улы Микаил Шишканов. Абыйлы-энеле Алексей һәм Дмитрий Ананьевлар өченче урында, аларның уртак байлыгы 4,6 млрд. долларга исәпләнә. 

Россиянең 10 иң бай гаиләсенең уртак байлыгы 26,3 млрд. долларга җиткән. Чагыштыру өчен: АКШның иң бай 10 гаиләсенең милке 530 млрд. доллар тәшкил итә. Америкада беренче урында Уолтоннар гаиләсе (6 кеше) - 152 млрд. доллар, аларның бөтен дөньяга җәелгән "Walmart" челтәренә 1962 елда нигез салынган.

Кызыклы үзенчәлек: Россиянең барлык бай гаиләләрендә туганнарның берсе элеккеге яки хәзерге сәясәтче. Хамзат Гуцериев, Дмитрий Ананьев һәм Мөхәммәт Мөхәммәтов — элеккеге сенаторлар, Зәлимхан Муцоев — Дәүләт Думасы депутаты. Вячеслав Әминов Куркынычсызлык Советы башкарма секретаре Борис Березовскийның  урынбасары һәм Россия Президенты администрациясе белән җитәкчелек иткән Александр  Волошинның ярдәмчесе булган.  

Бертуган Радик һәм Айрат Шәймиевләр - Татарстанның элеккеге Президенты, хәзерге ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймимевнең уллары.

Дөрес, абыйлы-энеле Ротенберглар сәясәт белән шөгыльләнми, әмма Владимир Путин белән дустанә мөнәсәбәтләрен исәпкә алганда, аларның үзләрен хакимият дияргә була.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100