Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Forbes: Алинә Заһитова 2019 елда 1,1 млн доллар эшләгән
Басма 18 яшьлек фигуристканы 40 яшькә кадәрге Россиянең иң уңышлы спорт һәм шоу-бизнес йолдызлары исемлегенә керткән.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Forbes журналы фаразлары нигезендә 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия шоу-бизнесы һәм спортының иң уңышлы 40 йолдызы исемлегенә керде. Басма мәгълүматлары буенча, 2018 елгы Олимпия чемпионы узган ел 1,1 млн доллар эшләгән, ә массакүләм мәгълүмат чараларында аны искә алулар саны 26 меңгә җиткән. Заһитова гомуми рейтингта 31нче, ул исемлектә иң яше булган.
Рейтингта беренче урынны катнаш көрәшләр көрәшчесе Хәбиб Нурмагомедов алган. Ул 2019 елда 16,5 млн долларлык керем алган һәм массакүләм мәгълүмат чараларында 49 мең тапкыр искә алынган. Икенче урында — Ольга Бузова — «Рубин» ярымсакчысы Дмитрий Тарасовның элеккеге хатыны (2,7 млн доллар һәм ММЧда 43 мең искә алу).
Беренче унлыкта шулай ук җырчы Егор Крид, хоккейчы Александр Овечкин, хәзерге Россия Президентының элеккеге шефының кызы Ксения Собчак, җырчы Тимати, Дима Билан һәм Полина Гагарина, шулай ук «Ак Барс»ның экс-форварды Артемий Панарин һәм җырчы Баста.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз