news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Фоника-Гипс» руднигы янындагы шартлау урыныннан видео пәйда булды

Сөйки авылында аммонал шартлау нәтиҗәсендә ике эшченең гомере өзелгән.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте Кама Тамагы районының Сөйки авылында «Фоника-Гипс» ҖЧҖ участогында аммонал шартлаган урыннан видео тәкъдим итте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген рудникка керү урыныннан биш метр ераклыкта көчле шартлау яңгыраган. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган.

Һәлакәт нәтиҗәләре буенча «Тау, төзелеш һәм башка эшләр башкарган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан прокуратурасы гадәттән тыш хәл булган урында тикшерү үткәрә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot