Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фомин: Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгын алмаштыру мәсьәләсе 16 гыйнварда карала
Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгы булачак дигән хәбәрне Анатолий Фомин расламады.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгын алмаштыру мәсьәләсе 16 гыйнварда гомуми утырышта каралачак. Моңа кадәр әлеге вазифага «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева күчә дигән хәбәр таралган иде. Палатаның хәзерге җитәкчесе Анатолий Фомин бу мәгълүмат турында фикерләрен «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
«Әлегә мондый мәсьәлә күтәрелмәде. Ул пәнҗешәмбе көнне 16.00 сәгатьтә булачак гомуми җыелышта гына хәл ителә», — диде Фомин.
Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгы «бүген республика Иҗтимагый палатасының соңгы 20 әгъзасы буенча карарлар кабул ителә», дип өстәп әйтте.
Элегрәк аноним Telegram-каналда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасын җитәкләячәк дигән мәгълүмат чыккан иде. «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Вәлиеваның үзеннән оператив комментарий ала алмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз