news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фомин сайлауда закон бозу турында мәгълүматны төгәл итеп бирергә чакырды

Участокта закон бозу турында килә торган хәбәрләрнең күпчелеге – аноним һәм алар белән эшләү файдасыз, дип саный Анатолий Фомин.

Фомин сайлауда закон бозу турында мәгълүматны төгәл итеп бирергә чакырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Бүген Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар буенча кайнар элемтәләр эшли. Колл-үзәк белгечләре тавыш бирү алымнары һәм урыны турында гражданнардан сораулар кабул итә. Сайлау участокларында закон бозулар турындагы хәбәрләрнең күпчелеге – аноним. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин матбугат конференциясендә «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына шулай дип җавап бирде.

«Без аноним шалтыратулар белән теге яки бу мәсьәләне хәл итү файдасыз икәнлегенә инандык. Әгәр закон бозу очрагына тап булгансыз икән, участокның номерын, сайлау комиссиясе рәисенең исем-фамилиясен хәбәр итегез. Ул чагында без теләсә кайсы сорауны җентекләп карарга әзер. Мондый шалтыратулар элек тә булды, бар һәм алга таба да булачак. Бу барлык илләрдә дә киң таралган күренеш», - диде ул.

  • Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада яшәүчеләр ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Парламентта 100 урынга сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзен күрсәтүчеләр дәгъва кыла.
  • Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль гаммәви мәгълүмат чарасы яктырта. Сайлауларда күпсанлы күзәтүчеләр (кайбер участокларда 25 кешегә якын) эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100