news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фомин: Дәүләт Советына сайлауны Иҗтимагый палатаның 3 мең хезмәткәре күзәтәчәк

Иҗтимагый күзәтүчеләр сайлау барышына партияләр түгел, ә сайлаучылар мәнфәгатендә контрольлек итәчәк.

Фомин: Дәүләт Советына сайлауны Иҗтимагый палатаның 3 мең хезмәткәре күзәтәчәк
архив

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Егор Никитин). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауда 3 мең кешедән торган иҗтимагый күзәтүчеләр корпусы эшләячәк. Аларның төп максаты – тавыш бирүнең закон нигезендә үтүенә күзәтчелек итү. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Ул сайлауга иҗтимагый күзәтүчеләр юллау тәҗрибәсе Татарстанда моннан берничә ел элек кулланыла башлавын искәртте. Аның сүзләренчә, сайлау процессына ышанычны арттырып, яңа алым үзен тулысынча аклаган.

«Күзәтүчеләр эшенең төп максаты – Россия һәм Татарстанның сайлау законнарын үтәү. Алар сайлау процессына тыкшынмыйча, объектив күзәтчелек эшен башкарачак», - дип искәртте Анатолий Фомин.

Ул сайлау участокларында сәяси партияләрдән дә күзәтүчеләр булырга мөмкин, дип өстәде. Әмма партияләрнең үз максаты бар – хакимият өчен көрәш һәм мөмкин кадәр күп санда мандатка ия булу.

«Кайвакыт төрле партия күзәтүчеләре арасында сайлау участогында ук бәхәсле моментлар булып ала. Бу иҗтимагый күзәтүчеләргә кагылмый, аларның бурычы – законлылыкны тәэмин итү», - дип сүзен йомгаклады ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100