Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фольклорчы: Ир-атлар өчен егетлекне, дәртне күрсәтә торган биюләр юк дәрәҗәсендә
Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова татар халык биюен үстерү өчен хореографларны әзерләү системасына үзгәрешләр кертергә кирәк, дип саный.
«Хореографларны әзерләү системасына үзгәрешләр кертергә кирәк инде. Казан дәүләт мәдәният институты биючеләр әзерлибез, ди. Хореографларны да әзерләргә кирәк. Укытуның бер системасын булдырырга кирәк. Дәреслекләре кирәк, аның өчен фәнне үстерергә кирәк», – дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыда узган матбугат очрашуында.
Фольклорчы ир-атлар өчен егетлекне, дәртне күрсәтә торган биюләрнең юк дәрәҗәсендә булуын да әйтте. Андый биюләрне хәзер туйларда да күреп булмый, ди ул.
Белгеч биюләрнең исемнәренә бәйле рәвештә, аларның дөрес куелмавы мәсьәләсен дә күтәрде.
«Биюләрне автор куйган, сәхнәләштергән исемнәре белән беләбез. Мәсәлән, «Чабата», дибез. Без аны кайсы җирләрдә биюләрен дә белмибез, чөнки бөтен татар чабатаны биеми. Фольклор музыкасы ансамбле, җыр һәм бию ансамбле «Чабата» биюен чабата киеп бию, дип исәпли», – дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз