news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фольклорчы Марсель Бакиров: Киләчәгебез ышанычлы кулларда

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2017 елгы фольклор практикасы нәтиҗәләре буенча халык иҗаты бәйрәме уздырылды.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә икенче курс студентларының “Халык энҗеләрен җыйганда” дип исемләнгән фольклор практикасы буенча йомгаклау конференциясе булып узды. Бәйрәмнең төп оештыручысы – Казан федераль университетының татар әдәбияты доценты Луиза Җамалиева һәм фольклор практикасы узган студентлар иде. Әлеге чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Халык иҗаты бәйрәме студентларның җәйге кыр практикасы вакытында туплаган материалларга нигезләнеп оештырылган. Һәр студент, үзе яшәгән төбәккә кайтып, фольклор буенча шактый материал туплаган. Бүгенге конференциядә студентларга мәгълүматлар биргән информантлар, алар яшәгән авылларның тарихы, бу авыллардан чыккан күренекле шәхесләр, аерым алганда Адлер Тимергалин, Котдус Хөснуллин, Азат Веразов һ.б. хакында сөйләнде.

Топонимик риваятьләр арасында Иске Казан, Әүлия ташы, Абыстай чишмәсе белән бәйле риваятьләр бик кызыклы булды. Халыкта бик популяр булган, С.Хәким шигыренә язылган “Фазыл чишмәсе” җырының язылу тарихы искә алынды.

Тупланган материаллар арасында мифологик сөйләкләр, календарь йолалары, туй йоласы, армиягә озату аерым игътибарга лаек булды. Бәетләр, мөнәҗәтләр, бары тик “К” хәрефеннән генә торган сүзләрдән торган хикәя укылды, татар халык җырлары башкарылды. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә, телефоннарда яши торган кыска шигъри теләкләргә нигезләнгән “СМСлар” миниатюрасы күрсәтелде, узган гасыр урталарында популяр булган истәлек дәфтәрләре, студентлар чиккән кулъяулыклар, сөлгеләр бәйрәмнең “йөзек кашы” булды.

Чарага танылган фольклорчылар да чакырылган иде. Алар студентларга үз фикерләрен әйтеп узды. Күп еллар дәвамында Казан университетында халык авыз иҗаты дәресләрен укыткан күренекле фольклор белгече, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Марсель Бакиров “халык авыз иҗаты” терминын үз итмәвен белдерде: “Мин үзем бу терминны ошатмыйм. 1930 елларда руслардан кергән ул. Алар “устное творчество”, “у него в устах” дип сөйлиләр. Татар халкы алай әйтми. Асылда, ул “халыкның тел иҗаты” дип аталырга тиеш иде. Шулай итеп алырга кирәк булган. Ләкин ул елларда рустан кергән сүзләрне үзгәртергә ярамаган, шуңа күрә турыдан-туры тәрҗемә итеп алырга туры килгән, ягъни “авыз иҗаты” дип. Мин үзем дәреслекләр язган вакытта, термин кергәч, аның алдына “халыкның тел-авыз иҗаты” дип сүз өстәп куйдым. Менә шулай язган очракта, дөреслеккә туры килә торгандыр ул”, - дип белдерде галим. Студентларга киләчәктә уңышлар теләп, Марсель Бакиров: “Кыскасы, тыңлап утырдым да, безнең киләчәгебез ышанычлы кулларда икән дигән нәтиҗәгә килдем. Татар бүлеге – бик универсаль бүлек ул, аннан төрле өлкәдә эшли торган белгечләр чыга. Сез - безнең татар телен, мәдәниятен, динен, безнең барыбызның да, гомумән, татарның менталитетын киләчәктә үстерергә, шуны дәвам итәргә тиешле кешеләр”, - диде ул.

Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, доцент Лилия Мөхәммәтҗанова оештыручыларга мөрәҗәгать итте: “Беренчедән, татар теленең фәнни киләчәге бар, бөтенегез дә матур итеп фәнни телдә чыгыш ясадыгыз, бу - бик зур уңыш. Чыннан да, сезнең чыгышлардан соң, киләчәккә ышанырга була. Икенчедән, сез халкыбызның авыз иҗатын киләчәккә җиткерү, саклау юнәлешендә инде бүгенгедән зур эш башкарасыз. Фольклор фәне ике юнәлештән тора дип әйтәбез, аның берсе – халыкта булган байлыкны – энҗе бөртекләрен туплап алып кайту, җыйнау, икенчесе – аны фәнни өйрәнү. Сез әлеге ике юнәлешне шушы яшегездән туплагансыз, бик грамоталы итеп тәкъдим иттегез”, - дип рәхмәтләрен әйтеп үтте.

Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова хәзерге татар мәдәниятен Атлантида белән чагыштырды: “Минем өчен бу чара җылы хисләр тудырган бәйрәм булды. Шунысына шатланам: студентлар татар фәнен теоретик нигездә генә түгел, алар авыл тарихын, татар тормышын үзләре “тотып” карады. Мин хәзерге татар мәдәниятен Атлантида белән чагыштырам. Ул безнең күз алдыбыздан югала бара. Мондагы фотосурәтләргә карап, чыгышларны тыңлап, безнең матур әби-бабайларыбызны сагынып утырдым. Кызганыч, мондый әйберләргә безнең вакытыбыз җитми башлады. Әлеге чаралар аркылы без үзебезнең рухыбызны ныгытабыз, бу төр бәйрәмнәр күбрәк булсын иде. Безнең арабызда яңа Бакировалар үсәр дип, мин сезгә зур өметләр баглыйм”, – дип сүзен йомгаклады.

Татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор  Флера Сәйфулина гомуми нәтиҗә ясады: “Бүгенге көндә минем өчен иң әһәмиятлесе – олуг фольклорчыларыбызның безнең арада утыруы. Марсель Бакиров, гомер буе безнең университетта эшләп, безне тәрбияләде, без шулар мохитендә яшәдек, формалаштык, үстек. Аларның безгә килүе, безнең бүгенге көндә дә алар белән аралашып яшәвебез матур хатирә булып калыр дигән өметтә калам. Ел дәвамында әдәбият, шигърият кичәләре дә булып тора. Бүгенге очрашу, бер яктан, студентларның эшенә нәтиҗә ясау булса, икенче яктан, бу - халкыбызның күңел дөньясын, телен үзенә туплаган энҗеләрне күрсәтү булды. Иң мөһиме, тупланган материаллар югалмый, алар курс эше, диплом эшләре өчен чыганаклар булып хезмәт итәләр".
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100