Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фольклорчы галим Фатих Урманчеев вафат
Фатих Урманчеевка 84 яшь иде.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы (1989), профессор Фатих Урманчеев вафат.
«Фатих абыебыз китеп барган. 85 нче яше белән бара иде», дип шалтыраттылар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан.
Фатих Урманче соңгы юлга озату иртәгә булачак. Вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.
- 1936 елның 28 маенда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк татар авылында дөньяга килә. 1992 елдан бирле Фатих Урманчены Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.
- Фатих Урманченың гыйльми эшчәнлегендә төп урынны халык авыз иҗаты әсәрләре алып тора.
- Фатих Урманче — аерым китап булып басылып чыккан уннан артык фәнни монография, көндәлек матбугатта фольклор, тарих, этнография темаларына, әдәби хәрәкәт, мәдәниятнең аерым проблемаларына, язучы-прозаикларның, шагыйрьләрнең иҗатларына, конкрет әсәрләренә, гыйльми хезмәтләргә багышланган ике йөз җитмешкә якын фәнни мәкалә, очерклар, рецензия һ.б. төр язмалар авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз