news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фольклорчы Эльмира Каюмованы юбилее белән Америка галиме татарча котлады

Казанда узган юбилее уңаеннан галимәгә Бөекбритания, Литва, Казахстандагы коллегалары да тәбрикләү җибәрде.

Фольклорчы Эльмира Каюмованы юбилее белән Америка галиме татарча котлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Фольклорчы, этник музыка белгече Эльмира Каюмованы 50 яшьлек юбилее уңаеннан АКШ галиме Пол Уолтер Куйвинен котлады. Аның татар телендә яңгыраган видеотәбрикләмәсен бүген КФУда узган юбилей кичәсендә җиткерелде.

  • Сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова – Татарстанның Традицион мәдәниятне үстерү үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Россия фольклорчылар берлеге һәм ЮНЕСКО карамагындагы Традицион музыка буенча халыкара совет әгъзасы. Быел аның фәнни эшчәнлегенә 30 ел тулды.

Пол Уолтер Куйвинен – “Казан татарларының традицион мәдәниятендә гармун” дип исемләнгән фәнни хезмәт авторы. Диссертациянең оппоненты – Эльмира Каюмова. Видеоязма аша мөрәҗәгать итеп, Пол Уолтер галимәгә рәхмәтен җиткерде.

Юбилей кичәсендә Эльмира Каюмованы Литвадан этник музыка белгече Лина Петрошене, Бөекбританиядән Традицион музыка буенча халыкара берлекнең вице-президенты Разия Солтанова, Казах милли консерваториясе профессоры Сауле Утегалиева да видеотәбрикләмә белән котлады.

Казан дәүләт мәдәният институты галимәсе Лилия Бородовская татар фольклорын өйрәнү һәм саклауга хезмәт керткәне өчен Эльмира Каюмовага югары уку йорты ректоры исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Юбилей алдыннан “Хәзерге мәдәни фольклор тексты: фольклорчы галим юлы” төбәкара фәнни-гамәли семинары оештырылган иде. Эльмира Каюмова фольклорчы Сергей Рыбаковка багышланган чыгыш ясады, экспедицияләре турында сөйләде. Бәйрәмдә Казан дәүләт консерваториясе фольклор ансамбле һәм Киров өлкәсенең “Кояш” халык ансамбле чыгыш ясады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100