Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фольклорчы Эльмира Каюмованы юбилее белән Америка галиме татарча котлады
Казанда узган юбилее уңаеннан галимәгә Бөекбритания, Литва, Казахстандагы коллегалары да тәбрикләү җибәрде.
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Фольклорчы, этник музыка белгече Эльмира Каюмованы 50 яшьлек юбилее уңаеннан АКШ галиме Пол Уолтер Куйвинен котлады. Аның татар телендә яңгыраган видеотәбрикләмәсен бүген КФУда узган юбилей кичәсендә җиткерелде.
- Сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова – Татарстанның Традицион мәдәниятне үстерү үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Россия фольклорчылар берлеге һәм ЮНЕСКО карамагындагы Традицион музыка буенча халыкара совет әгъзасы. Быел аның фәнни эшчәнлегенә 30 ел тулды.
Пол Уолтер Куйвинен – “Казан татарларының традицион мәдәниятендә гармун” дип исемләнгән фәнни хезмәт авторы. Диссертациянең оппоненты – Эльмира Каюмова. Видеоязма аша мөрәҗәгать итеп, Пол Уолтер галимәгә рәхмәтен җиткерде.
Юбилей кичәсендә Эльмира Каюмованы Литвадан этник музыка белгече Лина Петрошене, Бөекбританиядән Традицион музыка буенча халыкара берлекнең вице-президенты Разия Солтанова, Казах милли консерваториясе профессоры Сауле Утегалиева да видеотәбрикләмә белән котлады.
Казан дәүләт мәдәният институты галимәсе Лилия Бородовская татар фольклорын өйрәнү һәм саклауга хезмәт керткәне өчен Эльмира Каюмовага югары уку йорты ректоры исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Юбилей алдыннан “Хәзерге мәдәни фольклор тексты: фольклорчы галим юлы” төбәкара фәнни-гамәли семинары оештырылган иде. Эльмира Каюмова фольклорчы Сергей Рыбаковка багышланган чыгыш ясады, экспедицияләре турында сөйләде. Бәйрәмдә Казан дәүләт консерваториясе фольклор ансамбле һәм Киров өлкәсенең “Кояш” халык ансамбле чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз