Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фольклор үзәге татар милли киеме бәйгесендә катнашырга чакыра
Җиңүчеләргә чигүле букча, изү, милли чүәкләр, калфак һәм яулык бүләк итәчәкләр.
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге татар милли киеме бәйгесе игълан итте. Бу хакта ул инстаграм аккаунтында хәбәр итә.
Милли кием бәйгесе Фольклор үзәгенең «Сабан туе» курслары кысаларында үткәрелә.
Бәйгенең шартлары буенча, катнашырга теләүче заманча милли образда фоторәсемгә төшәргә һәм милли кием/орнамент белән бәйле хатирәләре белән уртаклашырга тиеш.
Җиңүче 30 июль көнне билгеле булачак. Биш җиңүчегә чигүле букча, изү, милли чүәкләр, калфак һәм яулык вәгъдә ителгән.
Бәйгене оештыручылар милли кием тарихи хәтер генә булып калмасын, милли киемне модага кертик, дигән максат куеп эшлиләр.
- Online Сабантуй курслары 8 — 18 июнь көннәрендә үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз