news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фольклор үзәге татар милли киеме бәйгесендә катнашырга чакыра

Җиңүчеләргә чигүле букча, изү, милли чүәкләр, калфак һәм яулык бүләк итәчәкләр.

Фольклор үзәге татар милли киеме бәйгесендә катнашырга чакыра
Михаил Захаров

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге татар милли киеме бәйгесе игълан итте. Бу хакта ул инстаграм аккаунтында хәбәр итә.

Милли кием бәйгесе Фольклор үзәгенең «Сабан туе» курслары кысаларында үткәрелә.

Бәйгенең шартлары буенча, катнашырга теләүче заманча милли образда фоторәсемгә төшәргә һәм милли кием/орнамент белән бәйле хатирәләре белән уртаклашырга тиеш.

Җиңүче 30 июль көнне билгеле булачак. Биш җиңүчегә чигүле букча, изү, милли чүәкләр, калфак һәм яулык вәгъдә ителгән.

Бәйгене оештыручылар милли кием тарихи хәтер генә булып калмасын, милли киемне модага кертик, дигән максат куеп эшлиләр.

  • Online Сабантуй курслары 8 — 18 июнь көннәрендә үткәрелә. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100