news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фольклор үзәге тальян гармун турында сөйләшүгә чакыра

«Этно-кунакханә» социаль проекты «Татар китабы йорты»нда ачыла.

Фольклор үзәге тальян гармун турында сөйләшүгә чакыра
intertat.ru

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә фольклорчылар «Татар китабы йорты»нда тальян гармуны турында фикер алышуга чакыралар. Бу хакта Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге «Этно-кунакханә» социаль проектын башлап җибәрә. Әлеге проект Татарстан Республикасы халыкларының традицион мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән. Биредә мәдәният һәм сәнгать әһелләре, этнографлар, фольклорчылар, музыка белгечләре очрашачак.

«Этно-кунакханә» кунаклары белгечләр белән турыдан-туры аралаша алачак.

«Этно-кунакханә» социаль проектының беренче дәресе тальянкага багышланган. Ул «Тальянка – үткәнебез, киләчәгебезме, әллә безнең бүгенгебезме?» Беренче очрашуны фольклорчы галим Геннадий Макаров үткәрә.

«Этно-кунакханә» социаль проекты нигездә «Татар китабы йорты»нда эшләячәк. Ул башка залларда уздырылырга да мөмкин.

«Этно-кунакханә» 23 ноябрьдә ачыла. Башлана – 14.00 сәгатьтә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100