news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Кытай татарлары җырына клип төшергән - видео

Клипның идея авторы – ансамбль җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Кытай татарлары фольклорыннан "Әти-әни" җырына яңа клибын әзерләп бетерде, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге.

Клипның идея авторы – ансамбль җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов. Клипмейкер - Айдар Әхмәтҗанов. Клип гарәп әмирлекләрендә, Абу-Даби каласында 2016 елның декабрендә төшерелгән иде. “Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә егерме көн булып, 55 концерт күрсәттек. Шулай да буш вакыт табып, мөмкинлекләр булгач, клипларны да төшереп кайттык”, дигән иде Айдар Фәйзрахманов «Татар-информ» хәбәрчесенә гастрольләрдә кайткач.

Исегезгә төшереп үтәбез: ансамбль ерак сәфәргә Россия Федерациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Тулы вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Александр Ефимов чакыруы буенча “Зәйед Шәех мирасы” фестивалендә катнашу өчен барган иде Фестиваль әлеге ил Президенты хакимияте булышлыгы белән 2016 елның 24 ноябреннән 2017 елның 7 гыйнварына кадәр уздырылды. Вакыты буенча Гарәп Әмирлекләренең Милли көнен һәм Россия белән Берләшкән Гарәб Әмирлекләре арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгын бәйрәм итүгә туры килә.

Клип “Әти-әни” һәм “Лимонад” исемле кытай татарларының ике  җырына төшерелгән. Аның “Әти-әни” дип аталганы инде әзер – ул тамашачыга тәкъдим ителә башлый. “Җырларны миңа Кытайда туып үскән татар егете Гыйззәтулла Хәсән биргән иде. Ул, Кытайдан Татарстанга кайтып, хәзер Лаеш районында яшәп ята. Бу җырлар минем өчен зур ачыш булды. Аның абыйсы Нәҗметдиннең гаиләсендә шушы җырларны җырлавын уйгур телевидениесе дә төшергән булган. Видеоязмаларны интернет челтәреннән табарга мөмкин”, дип сөйли Айдар Фәйзрахманов.

Моңарчы Татарстан фольклор музыкасы ансамбле “Милли аһәң” исемле клип төшергән иде. Ул тамашачыга “Яңа гасыр” һәм “Мәйдан” каналлары аша таныш.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100