news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Казанның төрле урыннарында җырларын яздыра

Фольклор музыкасы ансамбле үз репертуарындагы «Чәчмә бию», «Сөлге чигәм», «Яшьлек», «Ярмәк» номерларын видеоархив өчен яздыра.

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Казанның төрле урыннарында җырларын яздыра
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан затлы бүләк әзерли. Бу көннәрдә ансамбльне Казанның иң матур урыннарында һәм Казан Сабантуйлары узган аланнарда күреп була. Бу хакта Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Фольклор музыкасы ансамбле үз репертуарындагы «Чәчмә бию», «Сөлге чигәм», «Яшьлек», «Ярмәк» номерларын видеоархив өчен яздыра. Рияз Исхаков җитәкчелегендәге төшерү төркеме — күрше Башкортстан республикасыннан. Ансамбльнең элегрәк әлеге команда белән клиплар төшергәне бар иде инде.


news_right_1
news_right_2
news_bot