news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Калугада халыкара күргәзмәдә катнашачак

"Икмәк, син - җиһан" фестивалендә дөньяның алтмыш иленнән вәкил килер дип көтелә.

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Калугада халыкара күргәзмәдә катнашачак
Султан Исхаков

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Калуга өлкәсендә үтәчәк “Икмәк, син -җиһан!” дип аталган халыкара күргәзмәдә катнаша. Бу хакта филармониянең һәм ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

“Калуга өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе кысаларында “Икмәк һәм җыр” дип аталган фестиваль үтәчәк. 140 гектар мәйдан җирендә үзләренең экспозицияләрен дөньядагы 60 ил булдырачак, болар арасыннан Россиянең 36 регионы да бар”, - диде ул.

Айдар Фәйзрахманов сүзләренчә, Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов нәкъ ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле коллективында тукталган. “Без алар белән ун-унбиш ел хезмәттәшлек итәбез. Германия, Голландия, Франция һ.б. илләрдә булган бар”, - ди ул.

“Бүгенге көндә фольклор ансамбленә 20 ел була. Шул дәвер эчендә без шактый үрләрне яулап алырга өлгердек, кырыктан артык чит илдә булдык”, - диде җитәкче.

Фәйзрахманов фикеренчә, чит ил тамашачысы белән аралашу Worldskills дөнья чемпионаты вакытында да нәтиҗәләрен күрсәтеп торган. “Аларның безгә булган мөнәсәбәтләре куандырды. Алар, мөкиббән китеп, җырларыбызны, киемнәребезне, уен коралларыбызны яратып бәяләде”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot