news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фольклор музыкасы ансамбленең Болгардагы Ак мәчет янында төшергән клибы чыкты (видео)

Клипның сценарий авторы Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Россиянең халык, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең "Милли аһәң" инструменталь-хореографик композициясенә нигезләнеп төшергән клибы бүген "Мәйдан" каналында эфирга чыкты. Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сайты хәбәр итә.

Клипның зур өлеше Болгарда төшерелгән. Сценарий авторы - Айдар Фәйзрахманов, төшерү һәм монтаж режиссерлары - Илдар Әхмәтов һәм Шәфкать Гыймадетдинов. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100