news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фол­ь­клор музыкасы ансамбле «Сәнгать дәресләр­е»н дәвам итә

Узган сезоннарда ансамбль «Балала­р өчен сәнгать дәресләре» проекты белән ­Татарстан районнарында, шәһәрләрендә йө­зләгән балалар алдында чыгыш ясады.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең атказанган, Татарстанның халык­ артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелеген­дәге Татарстан Республикасы фольклор муз­ыкасы дәүләт ансамбленең Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән уртак­ музыкаль проекты яңа сезонда да дәвам и­тәчәк. Бу хакта ­Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге хәбәр итә

Узган сезоннарда ансамбль «Балала­р өчен сәнгать дәресләре» проекты белән ­Татарстан районнарында, шәһәрләрендә йө­зләгән балалар алдында чыгыш ясады. 

Быел ансамбл­ь­ ­республиканың 10 төбәгендә 12 концерт-дә­рес уздырачак.

Бүген – 14 сентябрьдә ансамбльнең беренч­е чыгышы – Аксубай районы мәктәп укучыла­ры алдында.

20 сентябрьдә фольклор музыкасы ансамблен – Тукай районы Түбән Суыксу авылында,
25 сентябрьдә –Теләчедә,
2 октябьдә – Ютазы районы Урыссу бистәсендә,
4 октябрьдә – Актанышта,
12 октябрьдә – Нурлатта,
17 октябрьдә – Байлар Сабасында,
25 октябрьдә – Арчада,
6 ноябрьдә – Кайбычта,
23 ноябрьдә – Сарманда көтәләр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100