news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Зариповка «Намус һәм тугрылык» номинациясендә «Тантана» театр премиясе бирелде

Фоат Зариповка «Намус һәм тугрылык» номинациясендә «Тантана» театр премиясе бирелде
Минзәлә театрының матбугат үзәге/Рәмис Нәҗмиев

«Намус һәм тугрылык» номинациясендә «Тантана» театр премиясе белән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов бүләкләнде.

«Гомерем шушы театрда үткәч, миңа шушы сәхнәдән шушы бүләкне кабул итеп алу зур дәрәҗә», – диде Фоат Зарипов дипломны кабул итеп алганда.

Лауреатка дипломны билгеле табиб Линиз Ризатдинов тапшырды.

  • «Тантана» театр премиясе гамәлгә куелган 2011 елда әлеге номинация Минзәлә театры артисты Венера Нигъмәтуллинага тапшырылган булган.
  • Фоат Зариповка быел 70 яшь тулды. Ул озак еллар Әлмәт театрында эшли. Соңгы елларда ул Минзәлә театры артисты.
  • «Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100