Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фоат Садриев Мөслимдәге Мәгърифәт үзәге музеена үзенең язу машинкасы тапшырды
Мөслимдә яшәп иҗат итүче күренекле язучы, шушы көннәрдә 84 яшен тутырган Фоат ага Садриев җирле «Җәмигъ» мәчетендәге «Вакыт комы» дип исемләнгән Мәгърифәт үзәге музеена язу машинкасы тапшырды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте
Татарча хәрефләре булган әлеге экслюзив җиһазны Фоат Садриев прозаик һәм драмаург Аяз Гыйләҗевтан 80нче елларда сатып алган булган. Кайбер хәрефләре төшкән булу сәбәпле, Фоат ага Мәскәүгә укырга баргач, аны төзәттереп алып кайта һәм машинка язучыга озак еллар тугры хезмәт күрсәтә. Өч романнан торган «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе да шунда басылган. Моннан тыш күп кенә повестьләр, хикәяләр дә аның ярдәме белән дөнья күрә, диелә хәбәрдә.
Өстәп шунысын дә әйтик, Мөслимнең «Җәмигъ» мәчетендәге «Вакыт комы» Мәгърифәт үзәге музее ачылуда узган ялларда Казаннан килгән Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз