news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллинга беренчеләрдән булып яңа «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе тапшырылды

КФУда Фоат Галимуллин юбилее уңаеннан конференция оештырылды.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген КФУда танылган әдәбият белгече Фоат Галимуллинга 80 яшь тулу уңаеннан халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылышында галимгә мактау билгеләре тапшырылды.

Шулар арасында «Мактаулы остаз» билгесе дә бар иде. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге күкрәк билгесенең яңа гына чыгуы һәм беренчеләрдән булып Фоат Галимуллинга тапшырылуын әйтте. 

«Ана телебезнең иң камил, иң матур, иң зыялы яңгырашы сезнең сөйләмдә шикелле», — диелгән иде конференция ачылышында укылган Минтимер Шәймиев хатында.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Вера Хәмидуллина Фоат Галимуллинга «Россия хезмәт даны» Бөтенроссия Геройлар, дәүләт бүләкләре Кавалерлары һәм дәүләт премияләре лауреатлары иҗтимагый оешмасының «Хезмәт даны» («Трудовая Доблесть») мактау билгесен тапшырды.

«Әгәр дә милләт үзенең билгеле кешеләрен зурлый икән, милләт үзен дә зурлый», — диде конференциядә Фоат Галимуллинның замандашы, татар әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, галимнәрне зурлап, шундый чаралар үткәрүнең әһәмияте турында.

  • Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллинга 80 яшь тулу уңаеннан «Милли сәнгать һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше контекстында татар әдәбияты һәм мәдәнияте» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Конференция КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 26-27 март көннәрендә уза.

Галимуллин Фоат Галимулла улы — филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә күпсанлы хезмәтләр, уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары авторы. 1941 елның 21 мартында туган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100