Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фоат Галимуллин: Яшьләрдә фәнгә кызыксыну уяту кыенлашты
КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры сүзләренчә, яшьләр фәнгә түгел, ә иҗатка өстенлек бирә.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин яшь буында фәнгә карата кызыксыну уяту кыенрак дип саный..
«Хәзер яшьләрне фәнгә тарту шактый кыенлашты. Аспирантурага укырга керүләре, фәнгә килүләре тоткарланды. Бу — гомуми тенденция. Моны туган телебезне мәктәптән башлап укыту авыраю, аның җәмгыятьтәге урыны шактый чикләнә баруы белән аңлатырга була. Шулай да күңел төшерерлек урын юк. Чөнки шул ук Габдулла Тукайны өйрәнергә омтылучы яшьләр аз булса да, бар», — диде ул.
Фоат Галимуллин сүзләренчә, яшьләр күбрәк иҗатка тартыла.
«Фәндә авыррак булса да, яшьләр әдәби иҗатка шаулап, төркемләп килә. Берсеннән-берсе сәләтле балалар, шуңа да әдәбиятыбызның киләчәге бар, дип уйлыйм. Бүгенге вазгыять шуны күрсәтә», — диде филология фәннәре докторы «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз