news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Хатыйп Миңнегулов белән Тәлгат Галиуллин мине фән юлына бастырды

Фоат Галимуллин: Хатыйп Миңнегулов белән Тәлгат Галиуллин мине фән юлына бастырды
Владимир Васильев

Әдәбият галиме, КФУ профессоры Фоат Галимуллин «Дөньяда сүзебез бар» дип исемләнгән Хатыйп Миңнегулов исемендәге IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә фән юлына бастырган галимнәргә рәхмәтен әйтте.

«Тәлгат Галиуллин Мәскәүләргә барып, Татарстанда диссертация советын булдырырга, ачарга рөхсәт алды. Алар Хатыйп Миңнегулов белән бергә эшләде: берсе – рәис, икенчесе аның сәркатибе булды. Дистә еллар шушы эшне алып барды һәм халкыбыз өчен күренекле фән эшлеклеләрен әзерләде. Мин үзем дә аларга бик тә рәхмәтле, алар миңа ышанып, фән юлына бастырды», - диде ул чыгышында.

Аның әйтүенчә, 1990 елларда Татарстанда фәнгә омтылган кешеләргә фәнни дәрәҗәне алу, шуны раслау өчен гыйльми совет булмаган.

«Мәсәлән, мин кандидатлык диссертациясен Башкорт дәүләт университетына барып якладым. Тәлгат Галиуллин Казахстанга барып яклап кайтты. Азәрбайҗанга барып яклап кайтучылар булды. Әмма Хатыйп Миңнегулов белән Тәлгат Галиуллин моңа нокта куйды: «Без фәнни дәрәҗәбезне тиешле югарылыкка куярга тиеш», - дигән фикергә килде», - диде ул.

Фоат Галимуллин Хатыйп Миңнегуловның җитәкче булып эшләвен дә искә алды.

«Хатыйп Йосыф улын ялгыш юлга кертеп җибәрүләр дә булган: аны районга җибәргәннәр, хәтта райком секретаре итеп тә куйганнар. Ул шул юлдан күтәрелеп китеп, күренекле җитәкче, халкыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче шәхес булыр иде. Казанга килеп, ул ассистент хезмәт хакына университетта эшли башлый. Бу матди яктан гаиләңне кысынкы хәлгә калдыру дигән сүз. Аңа галим буларак халкыбызга хезмәт итәргә тиеш дигән «код» салынган булгандыр, шуңа да төрле кыенлыкларга карамастан, зур галим булды», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100