news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фоат Галимуллин “Татарча диктант” татар теле үсеше өчен мөһим дип саный

“Диктанттан соң берәү миннән “Көз” әсәрен укып чыгарга телим, аның әсәрен каян алырга була” дип сорады”, - диде галим.

Фоат Галимуллин “Татарча диктант” татар теле үсеше өчен мөһим дип саный
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин “Татарча диктант” татар теленә игътибарны арттыру өчен мөһим дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Фоат Галимуллин үзе диктантны Казан дәүләт медицина университетында язды.

“Диктанттан соң берәү миннән “Көз” әсәрен укып чыгарга телим, аның әсәрен каян алырга була” дип сорады. Димәк, уңай нәтиҗәсе булуын күрәбез. Диктант халкыбызның үз теленә игътибарын юнәлтә”, - диде Фоат Галимуллин. 

  • КДМУда Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәреннән өзекне Казан шәһәренең И.Салихов исемендәге Ревматология үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина әйтеп яздырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot