news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Шаһинур Мостафинга гомер буе рәхмәтле булып яшәячәкмен

Фоат Галимуллин: Шаһинур Мостафинга гомер буе рәхмәтле булып яшәячәкмен
Солтан Исхаков

Профессор, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисе турында мәгълүмат тапкан өчен, Шаһинур Мостафинга гомер буе рәхмәтле булуын әйтте.

«Ул зур эшләр башкарды, кешеләрне яратты. Ярты гомерен сугышта каһарманлык кылган кешеләрнең эзләрен эзләүгә багышлады. Ул йөзләгән кешене эзләп тапты. Моның өчен бик күп архивларны өйрәнергә кирәк. Мин аңа бик рәхмәтле. Минем әтием дә 1941 елның 6 декабрендә Мәскәү янында сугышта ятып калган. Без 2000 еллар башына кадәр белмәдек. Ул мәгълүмат тапкан иде. Эшне дәвам иткәч, әтинең үлеменә шаһит булган кешеләрне дә эзләп таба алдык. Мин аңа гомер буе рәхмәтле булып яшәячәкмен», – диде ул.

Фоат Галимуллин Шаһинур Мостафинның Кукмара районындагы эшчәнлеген искә алды. 

«Аның белән бергә Кукмара районының берәр авылына барсаң, мине белеп бетермәскә дә мөмкиннәр, ә Шаһинур Мостафинны беләләр иде. Ул бик ачык иде. Кеше аңа серләрен дә сөйли иде», – дип искә алды ул.

1999 елда Фоат Галимуллин Татарстан язучылар берлеге рәисе булып сайлана. Шаһинур Мостафин аның урынбасары була. «Иң ышанычлы, таянырга мөмкин булган кеше иде. Ул әдәбият үсеше өчен дә җавап биргән кеше», – ди галим.

Бүген Муса Җәлил музей-фатирында күренекле язучы Шаһинур Мостафинны искә алу кичәсе узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100