news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Рафис Корбан иҗаты халкыбызда киң яңгыраш тапты

Фоат Галимуллин: Рафис Корбан иҗаты халкыбызда киң яңгыраш тапты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Габдулла Тукай музеенда Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә булган кандидатларның иҗатлары турында фикер алышуда катнашты. Аның фикеренчә, язучы, шагыйрь Рафис Корбан – җәмәгатьчелек арасында киң яңгыраш тапкан әдип.

«Рафис Корбан – әдәбиятта яңа кеше түгел. Балалар әдәбияты өлкәсендә гаҗәеп зур уңышларга ирешкән шәхес. Аны балалар шагыйре дип таныдылар. Ләкин ул соңгы ун елда прозаик буларак, романнар авторы буларак ачылып китте. Аның иҗаты халкыбызда шулкадәр киң яңгыраш тапты, әгәр Рафис Корбан быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булса, беркем дә гаҗәпләнмәячәк», – диде Фоат Галимуллин.

Аның әйтүенчә, Совет хакимияте елларында тарихны өйрәнү тыелган булган. «1944 елның 9 августында чыккан карарны гына исәпкә алырга кирәк. Анда бу хакта әйтелә. Халкыбыз өчен зур хезмәт куйган шәхесләрне оныттыру сәясәте алып барылды. Үзгәртеп кору елларыннан соң безнең өчен иң тансыгы – язучыларның үзләре уйлап чыгарган нинди дә булса фантазияләренә корылган әсәрләр түгел, ә бәлки, чын мәгънәсендә яшәгән, көрәшкән, булган шәхесләребезнең язмышы турында белү зур ихтыяҗга әверелде. Рафис Корбан нәкъ менә шул өлкәдә эшли», - диде ул.

Мисал буларак, галим Рафис Корбанның «Әхмәров» әсәрен китерде. «Икенче Бөтендөнья сугышында хәлиткеч рольне уйнаган кеше – татар разведчигы Исхак Әхмәров була. Чиләбедә аңа һәйкәл тора, Троицкида аны бик яхшы беләләр, зурлыйлар. Хәзер Казан үзәгендә аның исемендәге урам бар. Ул Икенче Бөтендөнья сугышында борылыш ясаган милләттәшебез. Сугыш тәмам булганга инде 80 ел тулып килә. Шушы кеше турында әле рәтләп белгән кеше юк иде. Рафис Корбан шушы тарихны ачып, өстәлебезгә куйды. Хәзер күзләребез ачылып китте», - диде ул.

«Яки Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турындагы «Ватан» китабын алыйк. Без, әлбәттә, бу теманы беләбез. Ләкин, шул ук вакытта, бүгенге мәгълүматларга таянып, Муса Җәлилне кеше, шәхес буларак ачу мәсьәләсендә без әле күп нәрсәне эшләргә өлгермәгән идек. Рафис Корбанның әлеге романы менә шушы ихтыяҗны канәгатьләндерде», - диде Фоат Галимуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100