news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: «Мәҗмугаи асар»не 1970 елда үзебезнең өйнең чорма башыннан таптым

«Җыентыкның Габдулла Тукайның үзе төзеп калдыруы — зур вакыйга», — диде галим.

Фоат Галимуллин: «Мәҗмугаи асар»не 1970 елда үзебезнең өйнең чорма башыннан таптым
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин татар шагыйре Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре» басмасын үзләренең өй түбәсеннән тапканын әйтте.

«Мин бу хезмәт белән үз өебездә таныштым. Минем Галимулла бабам үз чорында чыккан китаплар җыйган. 1930 елларда безнең гаилә йортсыз калган, хәллерәк кеше булгач, әйберләребезне алып та чыгып киткәннәр. Кайбер китаплар чормада сакланган булып чыкты. Алар арасында „Мәҗмугаи асар“ да бар иде. Мин аны 1970 еллар башында өйнең түбәсен алыштырган вакытта гына ачыкладым», — диде ул.

Галим фикеренчә, җыентыкның Габдулла Тукайның үзе төзеп калдыруы — зур вакыйга.

«Габдулла Тукай мәкаләсендә „Дөньяга чыкса чүпләрем, гаҗәпләнмәгез“ дигән сүз дә куллана. Ягъни гомере бетәргә якынлашуын сизгән инде ул. Шул вакытта үзенең бөтен язганнарын хисаплап, карап чыга. Үзенең язганнарына нәтиҗә ясаганда, күрәсең, кимчелекләрен күрә», — диде Фоат Галимуллин китапны тәкъдим итү кичәсендә.

Галим әйтүенчә, бу китап шагыйрьнең чын мәгънәсендә җитлеккән, үзе уйлаганча мөмкин кадәр камил дип уйланган әсәрләре.

2021 елның ахырында Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» — шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы. Китапта, Габдулла Тукай билгеләп узганча, «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» генә тупланган.

«Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре»нең идея авторы, төзүчесе, кереш сүз, искәрмәләр һәм аңлатмалар авторы — Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100