news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Мөдәррис Әгъләмнең кешеләргә мөнәсәбәтен Тукайга охшатып була иде

Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең тууына 75 ел тулуга багышланган кичә узды.

Фоат Галимуллин: Мөдәррис Әгъләмнең кешеләргә мөнәсәбәтен Тукайга охшатып була иде
Владимир Васильев

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмне яшәү рәвеше, кешеләргә мөнәсәбәте ягыннан Тукайга охшатырга була иде дип саный.

«Аралашкан вакытта әдәбият, тормыш турында, нәкъ Тукай шикелле, җәһәт, кискен, ноктасына туры китереп әйтә торган иде. Гади генә түгел, образга туры китереп. Шагыйрь булып яшәве шунда да күренде. Иҗатында катлаулы конструкцияләр, акылны яшереп әйтә торган тәкъбирләр күп очратмыйбыз. Тукай кебек ачык һәм аңлаешлы итеп иҗат итте», — диде ул Мөдәррис Әгъләмнең тууына 75 ел тулуга багышланган кичәдә.

Галим әйтүенә, аның иҗатын иң беренче бәяләүче кеше Хәсән Туфан була. «Аккош күлендә язучыларның иҗат йорты бакчасы бар. Без Мөдәррис белән анда „терәлеп торган“ күршеләр булып та яшәдек», — диде ул.

Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова музей фондында Мөдәррис Әгъләмовның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе алган документлары сакланганын әйтте. «Мөдәррис абый музейга еш килеп йөргән», — диде ул.

Профессор, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин әдипнең танылган поэмаларының берсе — «Акмулла арбасы»н искә алды. «Ул татар шигърияте язмышы турында да. Иҗатчыларга әхлак дәресләре бирә, һәр кешенең үзенең арбасы булырга тиеш, ди. Акмулланы үрнәк итеп китерә. Йөрәгеннән чыккан һәр сүзе өзелеп төшкән пешкән алма кебек тоела», — ди ул.

«Мөдәррис Әгъләмне замандаш дуслары „Әкә“ дип йөртте. Кием-салымга, ашау-эчүгә, яшәешенә артык игътибар бирмәде. Шуңа күрә дә ул „безнең чорның Тукае“ дип бәяләнде», — ди Тәлгать Галиуллин.

Тәнкыйтьче, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов сүзләренчә, Мөдәррис Әгъләмовның иҗаты алты шигырь җыентыгыннан гыйбарәт.

«Алар басылып чыгуга, тиз арада таралып, укучысын тапкан. Мөдәррис абый сүзнең, телнең тәмен белә торган шәхес. Мин аны гражданлык һәм фәлсәфи лирика остасы дип атар идем. „Тукайдан хатлар“ поэмасы үз вакытында җәмәгатьчелекне уятып җибәрде», — диде ул.

ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал фикеренчә, шагыйрь кеше Мөдәррис Әгъләм кебек булырга тиеш. «Без күп вакыт бүләк, дәрәҗәләргә омтылабыз. Ул як-ягына каранып яшәгән кеше түгел. Кем, нәрсә әйтер икән дип иҗат итмәде. Нәрсә теләсә, уйласа — шуны язды. Шигърият ул күпкә юк-бар әйберләрдән өстәрәк», — диде ул.

Бүгенге кичәдә шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, җәмәгатьчелеккә сирәк билгеле булган фотолары күрсәтелде. ТРның атказанган артисты Илнур Закиров аның «Тукайдан хатлар» поэмасын укыды, әдәбият галимнәре һәм тормыш иптәше шагыйрә Нәҗибә Сафина әдипнең тормышы, иҗаты хакында истәлекләрен сөйләде.

Мөдәррис Әгъләмов (Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов) 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы авылында туган. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1968—1973 елларда Тукай районы Яна Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

1968 елда «Казан утлары» журналының 11 санында басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр циклы әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятып, Xәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек олы шагыйрьләрнең мактавына лаек була. Шуннан соң шагыйрьнең шигъри әсәрләре республика газета-журналларында, күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», 1969; «Шигырь бәйрәме», 1969, 1970) еш басылып, 1970 елда «Кыңгырау» ңсемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Ул алты җыентык авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100