news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин Казандагы бер мәктәпкә Шәриф Камал исемен бирергә тәкъдим итте

Фоат Галимуллин Казандагы бер мәктәпкә Шәриф Камал исемен бирергә тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әдәбият галиме, КФУ профессоры Фоат Галимуллин Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал музеенда оештырылган «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү» түгәрәк өстәлендә Казанның бер мәктәбенә Шәриф Камал исемен бирү мәсьәләсен күтәрде.

«Шәриф Камал вафатыннан соң, аның хәтерен мәңгеләштерү турында хөкүмәт карары кабул ителә. Беренчедән, шушы бинада аның музее оештырыла (бу – татар язучысына багышлап ачылган беренче музей). Икенчедән, 80 мәктәпкә Шәриф Камал исеме бирелә. Нагорный бистәсендәге бер урамга һәм Мордовиядәге Татар Пешләсе авылындагы бер урамга аның исемен бирәләр», - дип искәртте галим.

Фоат Галимуллин 80 мәктәп белән тыгыз бәйләнештә булганын әйтте. «Мәктәпкә кергәндә, Шәриф Камалның бик зур портреты эленеп тора иде. 1960 еллар ахыры – 1970 еллар башында татар телен кысрыклап, татар мәктәпләрен яптылар. 80 мәктәптә эленеп торган портретны да, исемен дә алып аттылар. Шулай итеп, Шәриф Камал исемен оныттылар. Ләкин әлеге хөкүмәт карарын беркем дә гамәлдән чыгармады, һәм мәктәпкә Каюм Насыйри исемен бирделәр. Янында гына – Каюм Насыйри музее, мин каршы түгел, булсын!» – диде ул.

«Әмма хәзер бу хөкүмәт карары турында искә төшерергә вакыт җиткәндер. Шәриф Камал исемен Казандагы бер мәктәп йөртергә тиеш, шулай бит. Шәриф Камал исемен пропагандалаган тагын бер үзәк барлыкка килер иде. Моны резолюциягә кертергә кирәк, дип уйлыйм», – дип тәкъдим итте әдәбият галиме.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100