Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фоат Галимуллин: Ибраһим Нуруллин XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүгә күп көч куйды
КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнү өчен күп көч куйган галим дип саный.
«Ул шулкадәр зур мирас калдырды. Өйрәнү объектлары күп, төрле иде. XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүгә күп көч салды. Бу чор фәнебездә күпмедер дәрәҗәдә өйрәнелгән булса да, әле анда төпле сүз әйтелмәгән иде. Урта гасырлар әдәбияты традицияләреннән яңача образлы фикерләүгә күчү чоры иде ул. Бөтен катлаулылыгы белән әлеге чорны Ибраһим Нуруллин иңләп, бәяләп чыга алды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, Ибраһим Нуруллинның төп хезмәте - XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнү. «Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан кебек зур язучылар дәверенә бәя бирү өчен әлеге иҗатчыларның мирасын тулысынча иңләп, фәнебезгә җиткерү кирәк иде. Ибраһим Нуруллин шушы эшкә алынды. Хезмәтен китап буларак чыгарды. Аны фәнни җәмәгатьчелек уңай кабул итте, ләкин Ибраһим ага үзе риза булмады: «Мин үземнең әйтәсе килгән төп сүземне әйтә алмадым», диде» - диде галим.
Ибраһим Нуруллин XX йөз башы татар әдәбиятына багышланган хезмәтен 1960 еллар ахырында язган булган. «Бу чорда Гаяз Исхакый исемен телгә алу тыелган иде. Гаяз Исхакый иҗаты, аның мирасыннан башка XX йөз башы татар әдәбияты турында дөрес итеп сүз әйтеп буламы? Бу мөмкин түгел. Ибраһим ага эзоп теле белән әйтергә тырышып карады, ләкин ул аны да, безне дә канәгатьләндермәде», - ди Фоат Галимуллин
«Гаяз Исхакыйның мирасы кайтарыла башлагач, өр-яңадан шушы эшкә алынды. Ул Бөек Ватан сугышында бер аягын югалтып кайткан иде. Шул бер аягы белән Төркиягә барып, Гаяз Исхакый эзләреннән йөреп, китапханәләрдә хезмәтләрен өйрәнеп, каберен зиярәт кылып кайтты. Эзлекле рәвештә XX йөз башы татар әдәбиятын Гаяз Исхакый мирасын нигез итеп алып өйрәнә башлады», - дип аңлатты ул.
Фоат Галимуллин сүзләренчә, Ибраһим Нуруллин фикерен әйтеп бетерә алмаган. «Гаяз Исхакыйның Совет чорында чыккан «Зиндан» дигән китабына кереш сүзне Ибраһим Нуруллин язды, ләкин гомере өзелде. Шулай итеп, әдәбиятыбыз Гаяз Исхакыйга бәйле рәвештә, аның иҗатының шифалы йогынтысы ярдәмендә үсеп китүен ул киң итеп әйтә алмады», - диде ул Ибраһим Нуруллинның йөз еллыгына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә Тукай музеенда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз