news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Эзтабар язучылар өчен Шаһинур Мостафин исемендәге бүләк булдырасы иде

Фоат Галимуллин: Эзтабар язучылар өчен Шаһинур Мостафин исемендәге бүләк булдырасы иде
Рамил Гали

Профессор, әдәбият галиме Фоат Галимуллин бүгенге көндә эзтабар язучылар булмауга борчыла. Ул бу өлкәдә кызыксыну уяту өчен Шаһинур Мостафин исемендәге бүләкне булдырырга тәкъдим итте. 

«Бөек Ватан сугышы вакытында җиңүгә өлеш керткән кешеләрне әле дә өйрәнәбез. Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов, Рафаэль Мостафиннардан соң бу эшне Шаһинур Мостафин дәвам итте. Кызганыч, бүген эзтабар язучы юк. Шаһинур Мостафинның бу өлкәдәге эшчәнлеге Язучылар берлеге тарафыннан да искә алынырга тиеш. Шушы тармакны җанландырып җибәрү өчен Шаһинур Мостафин исемендәге бүләк гамәлгә куелса, кызыксыну артыр иде. Ул хәзер бик әһәмиятле. Бүгенге батырлыкларны барлау бик кирәкле мәсьәлә булачак», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Профессор фикеренчә, күренекле язучы Шаһинур Мостафинның исемен киңрәк җәелдерү өчен Мамадыш һәм Кукмара районнарында урамнарга аның исемен бирү урынлы була. 

Кичә Муса Җәлил музей-фатирында Шаһинур Мостафинны искә алу кичәсе узды. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100