news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин Җаектагы Тукай музее белән элемтәләрне ныгытырга кирәк дип саный

Галим студентларның әдип иҗаты буенча диплом эшләре язуын, иҗатын актив өйрәнүен билгеләп үтте.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Габдулла Тукайның унике ел гомере Җаек шәһәрендә узганын әйтте. Ул Казахстанның Җаек (Уральск) шәһәрендәге Тукай музее белән элемтәне ныгытырга кирәк дип саный.

«Шагыйрьнең Татарстаннда төп нокталарын — Кушлавыч, Өчиле, Кырлай җирлекләрен дә онытмаска кирәк. Җаекта торганнан соң Тукай Казанга шагыйрь булып җитлегеп кайта. Шуңа күрә Җаектагы Тукай музее белән дә элемтәне ныгытырга кирәк», — диде ул.

Галим фикеренчә, Габдулла Тукай әдәби музее коллективы мәктәпләр, балалар белән тыгыз эшли. Шул ук вакытта ул музей хезмәткәрләренә югары уку йортлары белән дә эш итү формаларын эзләп табарга тәкъдим итте.

«КФУда без аның иҗатын ныклап өйрәнәбез, шагыйрьгә багышланган махсус курслар укыйбыз, студентларыбыз әдип иҗаты буенча диплом эшләре яза. Бу юнәлештәге эшләр ныклы бәйләнештә алып барылганда, музейның эшчәнлеге тагын да югарырак дәрәҗәгә үсеп җитәр иде», — диде галим Тукай музее ачылуга 35 ел тулу очрашуында.

Музей директоры Гүзәл Төхвәтова «Тукай абый белән сөйләшү», «Тукайны бергәләп укыйбыз» кебек проектларда балалар белән Габдулла Тукай әсәрләре турында сөйләшүләр алып баруын, экскурсияләргә чит өлкәләрдән, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсеннән килүчеләр күп булуын әйтте.

ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов Тукай музеен экскурсия оештыру ягыннан иң актив музей дип атады.

«Габдулла Тукай әдәби музее белән без һәрвакыт элемтәдә торабыз, уртак проектлар оештырабыз. Тукай музее — Казаныбызның учагы», — дип атады ул.

Очрашуда Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган хәтер билгеләрен тапшырды.

«Бу медальны татар телебезне, мәдәниятебезне саклау өчен өлеш керткән шәхесләребезгә тапшырабыз», — диде Эмиль Фәйзуллин.

Хәтер билгеләренә Гүзәл Төхвәтова, галим Фәрит Яхин, Фоат Галимуллин, шагыйрь Рәмис Аймәт, музей хезмәткәрләре Резедә Нәгыймуллина, Лена Тябина, Ләйсән Медведева һәм Илгиз Халиков ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100