news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Флюра Сөләймановага Рәшит Ваһапов премиясе тапшырылачак

Фестивальнең гала–концерты 15 май көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында үтә.

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халкыбызның легендар җырчысы Флюра Сөләймановага XIII Ваһапов фестивале гала-концертында Р.Ваһапов исемендәге иҗтимагый-милли премия тапшырылачак, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.

Фестивальнең гала-концерты 15 май көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында үтә. Концертта Ваһапов бәйгесенең быелгы лауреатлары белән бергә алдагы еллар лауреатлары да чыгыш ясаячак. Татар җыры легендасы Флюра Сөләйманова, татарның иң көчле тенорларының берсе Илһам Вәлиев һәм Россия күләмендә танылган татар җырчысы Ренат Ибраһимов XIII Ваһапов фестивале гала–концертының махсус кунаклары булачак.

Искәртеп үтәбез, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов Ваһапов исемендәге бәйгенең жюри рәисе дә иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot