news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Флюра Низамова: Журналистика ул – күп чырайлы һөнәр

Флюра Низамова: Журналистика ул – күп чырайлы һөнәр
Фото: Флюра Низамованың шәхси архивы

Журналист Флюра Низамова «Татар журналисты» сәхифәсендәге әңгәмәдә журналистика һөнәре турында фикерләре белән уртаклашты.

«Журналистика ул – күп чырайлы һөнәр. Берәүләр спорт өлкәсен яхшы белеп яза яки сөйли, икенчеләре – сәнгать өлкәсен, өченчеләре – җирне, авыл тормышын һ.б. Ниһаять, безнең халыкта да хәзер бер аерым өлкәгә яки һөнәргә багышланган газеталар дөнья күрә башлады. Махсуслашу, ягъни мәсәлән. Матбугат каталогын карап утырдым да, шундый берничә газета һәм журнал исемнәренә игътибар иттем. Дин, аш-су, тарихка, гаилә мөнәсәбәтләренә багышланганнары бар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Флюра Низамова журналистиканың жанрлары төрле һәм күп булуын искәртте. «Репортаж алып кайтып язганы гына да, яңалык җыеп утыручысы да – журналист. Аларга үз фикерен белдерү мәҗбүри дә түгел, чөнки жанр үзе шулай таләп итә. Редакциядә утырып, хатлар эшкәртүче журналистлар да бар. Халыктан килгән хатларны эшкәртү, ягъни, кыскарту, җөмләләрне җыйнаграк һәм төгәлрәк итеп үзгәртү үзе бер осталык таләп итә. Һәр басманың үз стиле була, андый журналистлар шул стильне яхшы тоеп эшлиләр», - диде ул.

«Мин үз фикеремне яза торган журналист идем. Бу публицистикага якын. Стильгә килгәндә, ул минем үземнеке генә булган хәлдә дә, газетаныкына һәм «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевнең стиленә «тугандаш» булып чыга иде. Стиль бик мөһим нәрсә ул. «Татарстан яшьләре»н ни өчен халык яратып алдырта, укый һәм безгә языша иде дигәндә, әнә шул «стиль» дигәне дә бик зур роль уйнагандыр дип беләм, - диде Флюра Низамова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100