news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Флюра Низамова: Үземне дөнья актарып гаделлек эзләп йөргән журналистка санамыйм

Флюра Низамова: Үземне дөнья актарып гаделлек эзләп йөргән журналистка санамыйм
Фото: Флюра Низамованың шәхси архивы

Журналист Флюра Низамова «Татар журналисты» сәхифәсендәге әңгәмәдә үзен гаделлек эзләп йөргән журналистка санамавын әйтте.

«Мин үземне дөнья актарып гаделлек эзләп йөргән журналистка санамыйм, чөнки күбрәк мәдәният, сәнгать темаларына яздым. Сәясәт, милләт тормышы-язмышы, тарих, икътисад темаларын да читләтеп үтмәдем», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, барлык даирә укучысы да аңлый торган телдә, гади итеп язарга кирәк. «Татарстан яшьләре» газетасы – чын сәяси яки икътисади басма түгел, ул – иҗтимагый-популяр газета һәм анда фәннилеккә дәгъва иткән «авыр» язмалар сыеп бетә алмый, моның ул кадәрле үк кирәге дә юк. Шулай булган хәлдә дә, күп нәрсәләрне беркадәр фәлсәфи кимәлдә шәрехләп язып була», - диде Флюра Низамова.

«Нинди генә теманы алма – кешеләрнең үзара мөнәсәбәтенме, иген үстерүченең, фермада сыер савучының хезмәтенә бәя, мәктәп системасы, халыкны торак белән тәэмин итүнеме... Саный китсәң, меңләгән шундый эреле-ваклы теманы аерып чыгарырга була, һәм һәркайсын да мең төрле итеп язарга була. Һәр темада да кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, еш кына дәүләт белән кеше арасындагы аңлашу яки тартышу ята», - диде журналист.

news_right_1
news_right_2
news_bot