news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Флюра Низамова Исмәгыйль Шәрәфиев турында: Тиктормас, тынгысыз һәм бик гадел кеше иде

Флюра Низамова Исмәгыйль Шәрәфиев турында: Тиктормас, тынгысыз һәм бик гадел кеше иде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Журналист Флюра Низамова «Татар журналисты» сәхифәсендәге әңгәмәдә 1990-2017 елларда «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Исмәгыйль Шәрәфиевны искә алды.

«Тиктормас, тынгысыз һәм бик гадел кеше иде. Үзе дә шундый, кул астындагы журналистлардан да күпне таләп итә иде, мәрхүм. Көн саен берәр яңалык уйлап чыгара. Яңа рубрикалар ача. Газетаның бизәлешен бик яхшы якка үзгәртте. Үзенчә каләме, үз стиле, фикере булган талантлы яшьләрне редакциягә җәлеп итә торды», - диде Флюра Низамова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул аның башка шәһәр-авылларда яшәгән яңа авторларны җәлеп итүе турында да әйтте. «Газетабызны редакция штатында утырып эшләүче журналистлар гына түгел, ә районнарда, авылларда яшәп, халыкның рухын, сулышын яхшы тоеп, безгә язып торучы үткен каләмле авторлар да чыгарышты. «Яңа авторлар табыгыз, кызыклы язмасы килә икән, шундук ул кешене – кайда яшәвенә карамастан – эләктереп алыгыз, аңа темалар бирегез, өзлексез элемтәдә торыгыз», – дип өйрәтте Исмәгыйль безне», - диде журналист.

«Исмәгыйль Шәрәфиев бездән кеше күңеленә, аңына тиз барып җитәрдәй телдә һәм җыйнак итеп язуыбызны таләп итте. Тел мәсьәләсендә ул чын белгеч иде. Халыкчан, аңлаешлы телдә язарга өйрәтте. Ул синең җөмләләреңне шундый итеп үзгәртә – килешми хәлең юк! Язмалардагы артык «су»ны һич кызганмыйча «сыгып» чыгара иде», - дип искә алды Флюра Низамова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100