news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Флюра Мингалиевага әтисенең каһарманлыгы өчен сугышчан бүләк таныклыгы тапшырылды

Бөек Ватан сугышында катнашкан Идрис Мингалиев, яу кырыннан яралыларны алып чыгып ярдәм күрсәтүе өчен, Кызыл Йолдыз Орденына лаек булган.

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөек Ватан сугышында тапшырылмый калган 4 сугышчан орденның таныклыклары тапшырылды. Соңлап табылган сугышчан бүләкләр үз ияләренә шушы көннәрдә генә барып җитте. Аларны Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның кызлары кабул итеп алды. Шуларның берсе – Казанда яшәүче Флюра Мингалиева. Аңа әтисе Идрис Мингалиевның Кызыл Йолдыз Ордены таныклыгы тапшырылды.

Флюра Мингалиева “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әтисенең яу кырында нинди батырлыклар кылганы турында сөйләде. Тумышы белән Лаеш районы Агайбаш авылыннан, 1914 елгы Идрис Мингалиев сугышка Белоруссия якларына Калинин фронтына китә. “Әтиебез санитар булган, яралыларны сугыш кырыннан алып чыккан, тик 1942 елда ул үзе дә нык яралана. Аягы, күкрәк өлешендә кабыргалары тирән җәрәхәтләнә. Госпитальдә бераз яткач, аны кабаттан фронтка җибәрмиләр, Казанга кайтаралар. Әтинең “үлгән” дигән хәбәре дә килгән безнең әнигә. Великие Луки шәһәрендә “Братская могила”да әтинең фамилиясе язылган. 1942 елда үлгән дигән хәбәреннән соң, әти үзе дә кайтып төшә”, - дип белдерде Флюра Мингалиева.

Орденга таныклыкта күренгәнчә, Идрис Мингалиев Велих шәһәре өчен бәрелештә 29 гыйнвардан 20 февральгә кадәр сугыш кырыннан 28 яраланган сугышчы һәм командирны чыгара. Шулай ук аның яу кырыннан пулемет алып чыгуы турында әйтелә. Шушы каһарманлыгы өчен, иптәш Мингалиев Хөкүмәт бүләгенә лаек, дип язылган.

“Әтинең бу бүләге турында әле ике атна элек кенә белдек. Туганнан туган энем архивларда озак эзләнде, шулай ачыкладык. Аның нинди частьларда хезмәт итүе турында мәгълүматлар сакланган. Хәрби комиссариаттагы, архивтагы кешеләргә безгә яхшы карадылар, эзләштеләр, табыштылар. Рәхмәт аларга. Әти безнең белән 1997 елга кадәр яшәде, 28 февральдә вафат булды. Башка бүләкләре турында белде, ә менә бу орден турында белми китте арабыздан. Бик кадерле бүләк бу безгә, аны кабул итеп алу шулкадәр дулкынландыргыч булды. Бөтенесе искә төшә...” – дип хатирәләре белән уртаклашты Флюра Мингалиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100