Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Флюра Дәминова: Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышында төнлә йокысы хисабына шигырьләр язган
Озак еллар Татарстан Милли музеенда эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Дәминова фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим турында истәлекләр һәм музей фондындагы ядкәрләр турында сөйләде.
«Татарстан Милли музее фондларында Фатих Кәримнең орденнары һәм тоткында вакытта үз куллары белән каеннан ясаган тартмачыгы, киемнәре, иң кадерле әйберләреннән берсе – үз кулы белән ясаган куен дәфтәрләре саклана. Алар шундый каллиграфик почерк белән язылган! Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышында төннәрен ялы, йокысы хисабына мылтыкның прикладына куеп шигырьләр яза торган булган. Соңгы тын алуы да сугыш кырында була», - диде ул Фатих Кәримне искә алу кичәсендә Татарстан Милли музеенда.
Ул Фатих Кәримнең мәдрәсә тәмамлаган булуын, гарәп имлясы белән язганын әйтте. «Аннан соң латин һәм кирилл графикаларында матур итеп яза алуы шулкадәр гаҗәп! Фатих Кәримнең куен дәфтәрләре Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» белән беррәттән бик кадерләп саклана», - дип билгеләп үтте ул.
«Безнең фондларда иң кадерле ядкәрләрнең берсе – Фатих Кәримнең шинеле саклана. Фронттагы дуслары аның шагыйрь икәнлеген белеп, ул вафат булганнан соң, куен дәфтәрләрен, кирза итекләрен, шинельне посылка белән хатыны Кадрия ханым Ишуковага җибәрәләр. Кадрия ханым Фатих Кәримнең ядкәрләре дип, безнең музейга тапшыра», - диде Флюра Дәминова.
Аның әйтүенчә, Фатих Кәримнең шәхси әйберләре еллар дәвамында тупланган. «Шулай ук аның кызы Ләйлә ханым Кәримова безнең музей белән элемтәдә торды. Чыгыш ясаганда ихлас күңелдән бөтен хатирәләре белән бүлешеп, әтисе җирләнгән урында булып кайтканнарын, әнисе, улы белән барганнарын да бәйнә-бәйнә сөйли иде», - диде ул.
«Ләйлә Фатыйховна белән иң беренче тапкыр заводта эшләгәндә танышкан идем. Шулай итеп, без аның белән озак еллар буена аралашып, бергә төрле чараларны оештыра идек. Фатих Кәримнең туган җире – Башкортстанның Ает авылына да Ләйлә Фатыйховна белән барган идек», - дип искә алды музей ветераны.
Татарстан Милли музее белешмәсе:
-
Фатих Кәрим – 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 елдан әдәбият белән шөгыльләнә. 1938 елның 3 гыйнварында кулга алына. 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр.
Язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССРның Югары суды Фатих Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. 1941 елның 1 декабрендә, Германия белән канлы сугышлар барган көннәрдә, аны иреккә чыгаралар. 30 декабрьдә Фатих Кәрим фронтка чыгып китә.
1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугыш юлын уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Җирләнгән урыны – шундагы Туганнар каберлегендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз