Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Флюра Абдуллина: «Татар-информ» мине масштаблы эшли белүе белән җәлеп итә
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, журналист Флюра Абдуллина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 еллыгы белән котлады.
«Мин эшемне «Татар-информ»га кереп, яңалыклар белән танышудан башлыйм. Гомер бакый телевидениедә, мәгълүмати жанрда эшләгәч, мин һәрдаим яңалыклар белән. Дөньяда ни хәлләр булганын беләсем килә, яңалыклар миңа кызык. Элек-электән «Татар-информ» дөп-дөресен яза, төрле мәгълүматларны вакытында җиткерә белә, масштаблы эшли белә. Ул шуңа мине бик җәлеп итә», – диде Флюра Абдуллина.
Ул агентлыкта эшләүче каләм ияләрен дә мактап телгә алды. «Анда эшләүче журналистларны да хөрмәт итәм. Элек-электән анда чын профессионаллар эшли, чын осталарны туплый белгән, аларга дөрес итеп мәгълүмат җиткерергә өйрәтә алган урын ул. «Татар-информ» башка җирләрдә эшләүче журналистларга да тәҗрибә мәйданы дип уйлыйм мин», – дип билгеләп үтте Флюра Абдуллина.
«Котлыйм сезне! Бәйрәмегез белән! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!» – дигән теләктә калды журналист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз