Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Флюра Абдуллина «Татар-информ» белән хезмәттәшлек өчен Рәхмәт хатын тапшырды

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, журналист Флюра Абдуллина «Татар-информ»ны 35 еллыгы белән котлап, хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте.
Шулай ук Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева исеменнән дә котлау сүзләрен ирештерде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында чын профессионаллар эшли дияр идем. Масштаблы эшли белүләре сокландыра, күп кенә каләм ияләренә тәҗрибә уртаклашыр урын булып тора. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы компьютерлар кулланышта булмаган заманда ук читтә яшәгән татарлар тормышы турындагы мәгълүматларны факс аша алып, киң җәмәгатьчелеккә тарата иде», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
Аның әйтүенчә, Казан кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге ачылганнан бирле «Татар-информ» агентлыгы үзәк оештырган чараларны даими яктыртып килә.
«Аеруча безнең белән журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина эшли. Очрашуда киләчәктә дә хезмәттәшлек юлының дәвамлы булуы хакында сөйләштек. Бүгенге көндә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире - Ринат Билалов», - диде ул.
Флюра Абдуллина нәтиҗәле хезмәттәшлек, Россия кооперация университеты эшчәнлеген яктыртуга һәм мәгълүмати хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән уртак инициативаларны үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хатын тапшырды. «Алга таба һөнәри үсеш, тотрыклылык һәм медиакоммуникацияләр өлкәсендә яңа казанышлар телибез», - диде ул.
«Казан копператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендәге чаралар турында язарга хәер-фатыйха бирүче кеше ул - «Татар-информ»ның татар редакциясенең элекке баш мөхәррире - Рәмис абый Латыйпов. Остазыма зур рәхмәт! Аның рөхсәте, хәер-фатыйхасы булмаса, бу хезмәттәшлек тә булмас иде», - диде Зилә Мөбәрәкшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз