news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Флюра Абдуллина Сәмәрканд татарларының кунакчыллыгы турында сөйләде

Флюра Абдуллина Сәмәрканд татарларының кунакчыллыгы турында сөйләде
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина җитәкчелегендәге делегация Остазлар һәм педагоглар елы уңаеннан Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәренә барган. Делегация составында Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина, әлеге районның үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова да бар. Алар Үзбәкстан татарлары белән очрашкан.

«Сәмәркандта алты меңгә якын татар халкы яши. Татарстанның Әлки районы Иске Камка авылында туып үскән Зөлфия Фәтхуллина гаиләсендә кунакта булдык. Зөлфия ханым Сәмәркандта 61 ел гомер итә, ире Руфат әфәнде белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының күбесе хисапчы һөнәрен сайлаган. Зөлфия ханым Сәмәрканд фабрикасында тегүче, чигүче булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Тормыш иптәше моннан 14 ел элек бакыйлыкка күчкән», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Килгән мәлләрдә туган якны бик сагындым, ике елдан соң әниемне бирегә алып килдем. Сагынуым басылган кебек булды. Хәзер җәннәттә кебек яшим», - дип күңел хатирәләрен яңарткан Зөлфия Фәтхуллина. «Биредәге бер дини мәҗлес тә Зөлфия Касыйм кызыннан башка узмый икән. Коръән сабакларын укып, күршеләрен, дусларын, биредәге татарларны куандырып яши ул. Татарстаннан, бигрәк тә туган ягыннан кунаклар килә, дигәч сый-нигъмәтле, мул табын әзерләгәннәр», - диде Флюра Абдуллина.

Сөйләшкән вакытта күрше-тирәдә яшәүче татарлар да әңгәмәгә кушылган. «Зөлфия ханым: «Якташларым килә дип ике көн йокламадым, шулкадәр шатландым, килүегез өчен, минем хәлләремне белүегез өчен чиксез рәхмәт Сезгә», - диде. Үз куллары белән чиккән тарихи ашъяулыгын күрсәтте», - диде Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Казан кунаклары Сәмәрканд шәһәренең тарихи урыннарында булган. «Мәсәлән, Регистанны үзбәк халкы ком белән күмелгән урын дип атый. Бер мәйданда өч мәдрәсә, беренчесе XV гасырда, икенчесе һәм өченчесе XVII гасырда төзелгән. Хәзер ул уникаль тарихи истәлекләр комплексы дип санала. Нәкъ биредә заманында мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, Татарстаннан килгән дин әһелләре белем алган. Алар арасында Әлки районыннан XIX гасыр башында Мөхәммәтсадыйк Монасыйпов та булган. Бүгенге көндә әлеге комплекста Сәмәркандның барлыкка килү тарихын күрсәтә торган экспозиция эшли», - диде ул.

«Мәдрәсәдә төрле фәннәр үзләштерелгән, шул исәптән, астрономия фәне дә. Танылган астроном, математик Тамерланның оныгы Мирзо Улугбек гыйлем биргән. Алар хөрмәтенә махсус даими эшләнгән экспозиция белән танышырга мөмкин. Комплекс территориясендә урнашкан мәчет алтыннан бизәлгән. Соңыннан Сәмәркандның тагын бер истәлекле урыны - Бакый шәһәрендә булдык, ул яңа форматта төзелгән мәдәни туристик объект. Сәмәркандта күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел, килеп күрергә кирәк», - диде Флюра Абдуллина.

Казан делегациясен татар оешмасы җитәкчесе Әхмәд Сөбханкулов каршы алган, тарихи урыннарга алып барган.

«Борынгы башкала белән танышуыбыз биредәге иң изге урыннарга сәяхәт кылудан башланган иде. Өч диннең (ислам, христиан, иудаизм) пәйгамбәре Хаҗи Данияр төрбәсен күрдек. Шаги Зинда дип аталучы комплекста да булдык. Риваятьләр буенча ул «Тере патша» дип атала. Биредә XIV гасыр белән бәйле төрбәләр бик күп. Комплекста Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туганнан туганы Кусам Ибн Аббас җирләнгән дигән риваятьләр дә яши. Догалар кылып, күңелгә рәхәтлек алдык», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

  • Сәфәрне оештырырга Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева ярдәм иткән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100