Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Флюра Абдуллина Флорид Әгъзамовны искә ала: Һәр студентка әтиләрчә җылы карашлы иде
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Казан журналистика мәктәбенә нигез салучы Флорид Әгъзамов белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты.
«Бүген журналистларның остасы, атасы Флорид Әгъзамовның тууына 90 ел. Ул безнең күңелләрдә якты маяк булып тора. Һәр студентка әтиләрчә җылы карашлы, ярдәмчел, үзенең укучысының уңышларына сөенүче олуг шәхес иде. Аның кебек бөек педагоглар сирәк туа. Ул үз янына шундый гыйлемле чын педагогларны җыя белде. Урыны җәннәттә булсын. Безгә биргән белемнәре, игелекләре өчен мең рәхмәтле. Әле дә колагымда «кызым» дип эндәшүләре ишетелә сыман», – диде ул «Татар-информ»га.
Флюра Абдуллина Флорид Әгъзамовның күп еллар Казан Дәүләт университетының Журналистика факультетын җитәкләвен искәртте.
«Аның укучылары Татарстанның һәм Россия төбәкләрендә хезмәт куя. Флорид Әгъзамов – журналист, тәрҗемәче, тарих фәннәре кандидаты һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Флорид ага 2005 елның 4 декабрендә 69 яшендә арабыздан китте», – диде Флюра Абдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз