Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Флюра Абдуллина: Еллар үткәч тә Рәмиевларның исеме халык хәтерендә яши
Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә ачык ишекләр көне узды.
«Беренче булып институт студентлары белән бергә шагыйрьне бер минутлык тынлык белән искә алдык, бүген – Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) вафатына 105 ел. Дәрдемәнд премиясенең беренче лауреаты Әнвәр Хәертдинов (ул институтның беренче курс студенты, икътисад фәннәрен үзләштерә) Дәрдемәнд шигырен сөйләде. Институт профессоры Алсу Вәлиева Дәрдемәнднең шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә итүе хакында әйтте. Шигырьләр «Безнең кавем» китабында урын алды. Шулай ук бүген Татар мәдәнияте үзәгенә Казан элемтә техникумы педагогы Гөлчәчәк Шириева җитәкчелегендәге студентлар төркеме дә килде», – диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Ул студентларга Дәрдемәнднең тормышы һәм эшчәнлеге турында, Татар мәдәнияте үзәгенең Сәүдәгәрләр музеенда сакланучы экспонатлар тарихы хакында сөйләгән. «Ел саен Татар мәдәнияте үзәгендә Дәрдемәндгә багышланган шигырь конкурсы уза. Студентларны бәйгеләрдә катнашырга чакырдым. 9, 10, 11 сыйныф укучылары арасында Дәрдемәнд премиясе булдырылуын, шулай ук олпат татар зыялыларына Дәрдемәнд медальләре тапшырылуын җиткердем. Берлектә фәтосурәтләргә төштек», – дип сөйләде Флюра Абдуллина.

- Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) – 1859 елның 23 ноябрендә Башкортстанның Җиргән авылында дөньяга килә. 1921 елның 9 октябрендә, 61 яшендә бакыйлыкка күчә. Ул күмелгән зират урынында соңрак завод төзелү сәбәпле кабере югалган. 2025 елның 10 сентябрендә Орскида Татар зираты янында Закир Рәмиевкә истәлек ташы куелды.
- Закир Рәмиев һәм аның әтисе Мөхәммәтсадыйк Рәмиевның Башкортстанның Баймак районы Юлык авылы тирәсендә 20дән артык алтын табу приискалары була. Рәсми мәгълүматлар буенча, Рәмиевләрнең 5 тонна алтын табулары мәгълүм. Аларны Россиянең «алтын корольләре» дип йөрткәннәр.
- Табышларының бер өлешен Рәмиевләр һәрвакыт халык мәнфәгатьләре өчен тоткан. Мәсәлән, алар авылда хастаханә төзегән, берничә мәчет, мәдрәсә салган. Боларның барысын да үз акчаларына тоткан. Ел саен сәләтле татар һәм башкорт яшьләрен белем алыр өчен чит илләргә җибәреп укыткан. Әлбәттә, аларның бөтен чыгымнарын Рәмиевләр үзләре күтәргән. Эре сәнәгатьче Закир Рәмиев акчасына Оренбург шәһәрендә «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы нәшер ителгәнлеге мәгълүм.

«Еллар үткәч тә Рәмиевларның исеме халык хәтерендә яши икән. Димәк, бу күренеш аларның татар халкына чын йөрәктән хезмәт иткәнлекләрен күрсәтә», – диде Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз