news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Флюра Абдуллина Алсу Нәбиеваның әнисе турында: Татар җанлы балалар тәрбияләгән бөек ана

Флюра Абдуллина Алсу Нәбиеваның әнисе турында: Татар җанлы балалар тәрбияләгән бөек ана
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның әнисе - хәзмәт ветераны Һаҗәр Бәшированы татар җанлы балалар тәрбияләгән бөек ана дип атады.

«Ел саен Һаҗәр ханым үзенең туган көнендә якыннарын бер мәйданга җыеп авыз ачтыра. Быел да ул нәкъ шулай булды. Мәҗлесне якташлары Татарстанның атказанган артистлары Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар алып барды. Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә имамы Нәфис хәзрәт вәгазьләр сөйләде, Коръән сүрәләрен яңгыратты», - диде Флюра Абдуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кунаклар арасында Татарстан мәгариф министры урынбасары Минзәлия Закирова, Мәскәүдән Россия Федерациясе Диния нәзарәтенең мәдәният Департаменты җитәкчесе урынбасары, Хатын-кызлар хезмәттәшлеге ассоциациясе идарәсе әгъзасы, Россия мөфтиләре Советы каршындагы Сәламәтлек саклау комитеты аппараты башлыгы Гүзәл Мубинова да булган.

«Ана кешегә балалары тарафыннан җылы сүзләр әйтелүе җан рәхәтедер, мөгаен. Улы Азат, килене Лия дә күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен әйтте. Оныклары Самат, Әнвәр әбиләренә чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Һаҗәр Бәшированың бертуган сеңелләре Җәрия, Разыя ханымнар һәм энекәшләре Гали, Госман хәләл җефетләре белән килде. Алар истәлекләре белән уртаклашты. Туганнары, дуслары, кода-кодагыйлары бергәләп җыелып Һаҗәр ханымга саулык-сәламәтлек, озак еллар берлектә, бердәмлектә яшәргә язсын, дигән теләкләрен юллады», - диде Флюра Абдуллина.

«Әни безгә һәрчак үрнәк булды. Рәхмәт сиңа, әни, безне тәрбияләгәнең өчен. Син булганга без бәхетле», - диде Алсу Нәбиева.

Татарстанның атказанган артистлары Люция Мусина, Илназ Бах улы Камил Баһавиев белән килгән. Халыкара конкурслар лауреаты Раил Гыйззәтуллин, халыкара конкурслар лауреаты Гөлнара Хәйруллина, якташы, фонд җитәкчесе Раил Әглиуллин халкыбыз әсәрләрен яңгыраткан. «Һаҗәр ханымның тормышына караган викторина да уйнатылды. Җиңүчеләргә Әлки районы «Якташлык» җәмгыятенең календаре, батырлар портретлары белән эшләнгән блокнотлар бүләк ителде», - диде Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

  • Мәскәүдә узган ифтарда Һаҗәр Бәшировага Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти, шәех Равил Гайнетдиннең Рәхмәт хаты тапшырылган иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100