Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Флюра Абдуллина Әлки районы якташлыгының Мәскәүдәге ифтары турында: Бу – олуг вакыйга

Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева Россия Мөфтиләр шурасы белән берлектә Мәскәүнең Поклон тавы чатырында ифтар уздырды. Ул программада Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте һәм мөселман мәдәнияте кичәсе дип аталды.
«Быелгы ифтар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Бу көнгә туры китереп, Советлар Союзы геройлары, батырлар турында плакат эшләттек. Аларны Казаннан алып килдек. Ифтарда Әлки районы Татар Төгәлбае авылында туып үскән Советлар Союзы герое Галимҗан Шаһвәлиевның кызы Варигово бистәсеннән килгән Разыя ханым улы белән катнашты», - диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.
Разыя Шаһвәлиева әлеге очрашуда беренче тапкыр катнашуын билгеләп узган. «Елый-елый рәхмәтләрен укыды. Алсу Нәбиева Разыя ханымның иңенә зәңгәр яулык салды. Ерак араларны якын итеп килүе өчен рәхмәтен әйтте, исәнлек-саулык теләде. Советлар Союзы герое Галимҗан Шаһвәлиев турында сюжетта күрсәтелде. Аны «Шаян ТВ» телеканалының башкарма директоры Рамилә Сәхәбетдинова эшләгән иде», - диде ул.
«Бу көнне төрле буын вәкилләре бер мәйданга җыелып авыз ачты. Ифтар программасы тирән эчтәлекле, тарихи яктан әһәмиятле итеп оештырылган иде. Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланова турында театральләштерелгән тамаша да күрсәтелде. Россия Федерациясе Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абяновның әбисенә багышлап язган шигырен сөйләве дә һәркемнең күңеленә үтеп керерлек булды», - диде Флюра Абдуллина.
Аның әйтүенчә, Татарстаннан килгән артистлар мөнәҗәт, халык әсәрләрен яңгыраткан, Дәрдемәнд премиясе лауреатлары шигырь сөйләгән, Әлки районы белән бәйле викторина узган. Җиңүчеләргә шәмаил, Әлки районы «Якташлык» җәмгыятенең календарен бүләк иткәннәр. «Ифтар күңелләрдә олуг вакыйга буларак кереп калды», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
Ифтарда Татарстаннан зур делегация катнашкан. Хезмәт ветераннары да килгән. Хаҗ сәфәрендә булган Һаҗәр Бәширова, Миңзифа Нәбиева, чыгыш ясаган артистларга, Дәрдемәнд премиясе лауреатларына, Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллинага Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти, шәех Равил Гайнетдиннең Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме тапшырылган.
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге урынбасары Эмиль Фәйзуллин вәкиллек исеменнән Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиевага олы хезмәтләре өчен медаль, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Әббәсов, баш мөфти, шәех Равил Гайнетдин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырган. Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары Алсу Нәбиеваның портретын асылташ мозаикасы техникасында эшләгәннәр, аны гимназия директоры бүләк иткән.
«Арабызда татар дөньясына мәгълүм шәхесләрне күреп күңел шатланды.Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова, язучы, танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Кәримова, ветеран педагог, Татарстанның атказанган артисты Роза Шакирова (Хәбибуллина), Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Минһаҗева, шулай ук абруйлы педагог, табиблар катнашты», - дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз