Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Флюорография үткәндә 4 мөслимледә туберкулез авыруы ачыкланган
План буенча дүрт айда 3660 кеше флюорография узарга тиеш булып, бүгенге көнгә 3020 (82,5 %) райондашыбыз тикшерү үткән.
(Мөслим, 28 май, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Флюорография үткәндә 4 мөслимледә туберкулез авыруы ачыкланган
Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, план буенча дүрт айда 3660 кеше флюорография узарга тиеш булып, бүгенге көнгә 3020 (82,5 %) райондашыбыз тикшерү үткән. Узган ел флюорографияне 11 мең кеше үтәргә тиеш булып, 10954 е әлеге процедураны узган.
План үтәлеше 99,6 процентны тәшкил иткән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча дүрт кешедә туберкулез авыруы ачыкланган. Авырулар учетка куелып, стационарда ел дәвамында дәвалану алалар. Терелеп бетеп, учеттан төшкәч тә алар өч ел дәвамында елга ике тапкыр флюорография узарга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз