news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Флорист Яңа ел чыршысы сайлау буенча киңәшләр бирде

Флорист Яңа ел чыршысы сайлау буенча киңәшләр бирде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Яңа ел чыршысын сатып алганда, аның энәләренең төсенә һәм йомшаклыгына, ботакларның куе булуына һәм ылысларның торышына игътибар итәргә кирәк. Флорист Елизавета Ястова шундый киңәш биргән, дип хәбәр итә «Абзац» басмасы.

Шул ук вакытта белгеч агачны ачылган килеш карарга һәм аның коеламы-юкмы икәнен тикшерү өчен сатып алу алдыннан бераз селкетергә киңәш иткән.

«Энәләр йомшак, яшел булырга тиеш. Сарыларын алырга кирәкми. <...> Чыршыны салкыннан өйгә күчергәндә, температура үзгәрү аркасында энәләрнең бер өлеше коелачак. Ләкин суыкта бик нык коелса, димәк, ул инде зыян күргән», – дип ассызыклады флорист.

Ястова салкында көчле ылыс исе булмау сатып алучыларны сагайтмаска тиешлегенә аерым игътибар итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot