news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Флорид Әгъзәмов исемендәге стипендияләр программасы старт ала
Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 2010 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә.
Скопировать ссылку
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары өчен 2009/2010 уку елына Флорид Әгъзәмов исемендәге стипендияләр программасы старт ала. Әлеге программа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан көндезге бүлектә укучы студентлар арасында «Журналистика», «Татар филологиясе» һәм «Җәмәгатьчелек белән элемтәләр» белгечлекләре буенча тормышка ашырыла.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, конкурста катнашу өчен 2009/2010 ел дәвамында эфирга чыккан яки матбугатта басылган материаллар, эфирга чыгару яки матбугатта бастырырга тәкъдим ителгән эшләр, агымдагы уку елында җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсендә тормышка ашырылган яки ашырылачак проектлар кабул ителә.
Быел стипендияләр программасына “Җиңү – 65”, “ТАССРга 90 ел” дип исемләнгән махсус номинацияләр кертелгән.
Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 2010 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне котлау тантанасы агымдагы елның май аенда көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2